| | vivaspb.com | finntalk.com
  1. Skip to Menu
  2. Skip to Content
  3. Skip to Footer>

Әмирхан Еники -- әдипләр остазы

Печать

С. ГАРИФУЛЛИНА

... "Саз чәчәге". 1956 елда нәшер ителгән китап. Әниемнән мирас булып калган әсәр. Шуңа күрә аеруча кадерле, газиз миңа ул кечкенә җыентык. Өстәвенә нинди гаҗәеп автор әсәре ич әле! Кат-кат укысаң да, һич ялкытырлык түгел...

Әмирхан Еники хакында бара сүз. Якташыбыз, атаклы татар әдибенең дөньяга килүенә 110 ел. Башкортостанның Благовар районы Яңа Каргалы авылында туган ул. Татар, башкорт милләте өчен бердәй җан атучы шәхес. Әсәрләреннән эчкерсезлек, туган төбәгенә, халкына карата чиксез сөю хисе бөркелә аның. Тормыш күренешләрен һәм кеше холык-фигылен аңлауда психологик тирәнлеккә омтылу ярылып ята язучы иҗатында. Юкка гына Әмирхан Еникине әдипләр остазы дип атамаганнардыр... "Рәхмәт, иптәшләр", "Саз чәчәге", "Йөрәк сере", "Рәшә", "Вөҗдан", "Без дә солдатлар идек", "Гөләндәм туташ хатирәсе" исемле повестьлары, "Туган туфрак", "Матурлык", "Әйтелмәгән васыять", "Курай", һ.б. хикәяләре заманны борчыган әхлакый мәсьәләләрне кыю күтәрү, сәнгатьчә камил эшкәртү җәһәтеннән бүген дә игътибар үзәгендә тора.

Мәшһүр язучы сәләтенең төп сыйфатлары буларак, геройларның күңел-йөрәк түренә тирәнтен үтеп керә белү, үткер фәлсәфи фикерләү, ифрат бай тел-сурәтләү чараларын атарга булыр иде. Искитмәле юмор-сатира осталыгын да өстик. Шул ук вкытта Еникинең гаҗәеп халыкчанлыгын да ассызыкламый булмый. Һәркемгә аңлаешлы тел белән язылган аның әсәрләре. Кайсы иҗат җимешен генә алма, кичектергесез рәвештә тыелгысыз хис-тойгылар дәрьясына "чумасың". Иң гаҗәпләндергәне -- әсәрне укучы ирексездән һәммәсен үз тормышындагы вакыйгаларга бәйле кабул итә башлый, хәтта ки бик тирәндә сакланган, моңача кагылмаган хатирәләрен яңарта...

Әлеге фикергә "Еникине укыйбыз" төбәкара акциясе кысаларында уздырылган чаралар да шаһит, минемчә. Эш шунда ки, атаклы әдип иҗатына кызыксыну уяту максатында, Благовар районы Үзәк китапханәсе тарафыннан махсус акция игълан ителгән иде. Аңа шәһәребезнең Үзәк китапханәсе дә кушылды. "Илһам" клубы әгъзалары игътибарына "Еники -- татар психологик проза остасы" дип исемләнгән әдәби укулар тәкъдим ителде. Тәүдә алып баручылар Ольга Габдулхакова һәм Гөлчәчәк Габдуллина язучының тәрҗемәи хәле, иҗаты белән таныштырып үтте. Арытаба Әмирхан Еникинең төрле елларда нәшер ителгән әсәрләреннән өзекләр укылды. Иң нечкә күңел кылларын тибрәндерерлек әдәби сәхифәләр һичкемне битараф калдырмады, үз тәэссоратлары-кичерешләре белән ихлас бүлешергә, үткәннәргә байкау ясарга мәҗбүр итте. Сүз дә юк, чын-чынлап психологик бушану халәтенә бәрабәр иде бу кабатланмас мизгелләр...

4нче китапханәдә исә матур әдәбият сөючеләр "Әйтелмәгән васыять" хикәясе буенча фикер алышты. Әсәрдән өзекләрне сәнгатьле итеп китапханәче Гүзәл Закирова укып ишеттерде. Халык Анасын гәүдәләндергән Акъәби образы тередәй күз алдына килеп басты. Кемдер аның чагылышында күптән гүр иясе булган дәү әнисен, бәгъзеләр газиз әнкәсен, якын туганын күргәндәй тоелды. Әйе, адәм баласы гомер бакый бәйдән ычкынгандай каядыр ашкына-чаба, эзләнә-үрсәләнә. Эчегеп сөйләшеп утырырга вакыты юк аның. Соңнан, әмәле чыккач. Барысына да өлгәшергә кирәк ич! Шул рәвешле Акъәбинең балалары-оныклары да җай тапмый. Карчык, соңгы амәнәтен тапшырудан гаҗиз булып, дөнья куя... Туган җир, нәсел, ата-баба туфрагы. Шушы өч төшенчәне күз карасыдай саклау турында әйтергә тели Акъәби. Тик... бушка. Шагыйрь генә аңлый Ана халәтен. Хәер, әбинең дәвамчылары да бераз уйга калган сыман. Кем әйтмешли, соң булса да, уң булсын. Киләчәк буыннарга рухи милли кыйммәтләр тапшырылмый калмасын, ниһаять, лаеклы хуҗасын тапсын!

Чара ахырында Рифкать хаҗи барча әрвахлар рухына багышлап, дога да кылды. Һәммәсенә барып ирешсә иде ул догалар. Онытмасак иде бакыйлыкка күчкән газизләребезне. Һәрдаим хөрмәтләп искә алсак иде...

... Әлеге уйлардан арынып, янә алдымда яткан "Саз чәчәге"нә багам. Әнием мирасы. Инде шактый таушала төшкән, битләре дә саргаеп килә китабымның. Кеше язмышы, вөҗданы-намусы хакында фәлсәфи фикерләүләр үтә гади тел белән тасвирлана анда. Укыган саен укыйсы килә... Кисәк Еникинең "Соңгы китабы"на кагылышлы теркәгән сүзләре искә төшә. "Мин үзем дә әсәремнән канәгатьмен, чөнки ул бик гадел язылган, анда һичбертөрле ялган юк... Шаять укучы да шуны тояр һәм яратып укыр, дип ышанасым килә". Мәшһүр милли проза остасының барча иҗат җимешләренә дә тап килә түгелме әлеге сүзләр?..

Карта сайта

Опрос

Степень удовлетворенности населения работой библиотек

 

 

 

  Итоги

blind